Хәтерегезгә төшерәбез, Владимир Путин социаль ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итү өчен 8-17 яшьлек балалары булган гаиләләргә 1 апрельдән айлык түләү турындагы указга кул куйган иде
Бала Русия гражданы булырга, ул даими рәвештә Русия биләмәсендә яшәргә, ә гаиләнең кереме җан башына төбәк яшәү минимумы күләменнән артмаска тиеш.
Түләүнең күләме бала өчен яшәү минимумының – 50, 75 яки 100 проценты. Пособиенең төп күләме – бала өчен яшәү минимумының яртысы.
Әгәр балага төбәк яшәү минимумының 50 проценты күләмендә пособие билгеләнгәндә гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан азрак булса, пособие балага төбәк яшәү минимумының 75 проценты күләмендә билгеләнә.
«Май аенда пособие юллаганда акча апрель өчен дә күчерелә, – дип белдерделәр Башкортстанның Хезмәт министрлыгында. – Гаризаны 2022 елның 1 маеннан Дәүләт хезмәтләре аша яки шәхсән тапшырырга мөмкин. Социаль ярдәм чарасы Пенсия фонды юнәлеше буенча бирелә».
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.