Башлангыч сыйныф укучылары белән төрле чаралар үткәрелде. Беренче сыйныф укучылары экологик станцияләрдә тукталып белемнәрен тирәнәйтте, табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Өченче сыйныфлар өчен оештырылган “Экологик калейдоскоп” уены да бик җанлы үтте.
Рәсми өмәләр, гадәттә, шимбә көннәрне оештырыла. Ә мәктәп укучылары, тәрбиячеләре белән берлектә ял җиткәнен көтеп тормый, буш вакыт булган саен һәркем үзенә беркетелгән мәйданчыкка эшкә чыга. Ә эш җитәрлек: кемдер әле эреп бетмәгән карны тарата, кемдер газоннарны тырмата, чүп-чар җыя, кемдер тротуарларны себерә. Һәр җирдә уен-көлке, җанлылык хөкем сөрә.
Өмәдә катнашучылар башкарган эшләреннән канәгать булып, яхшы кәеф белән таралыша.
Люция Вафина, китапханәче.
Автор фотосы.