Барлык яңалыклар
Новости
24 апрель 2022, 17:35

Мәдәният турында – саннарда

Бүгенге көнне Бәләбәй районында 19 мәдәният йорты эшли. Бәләбәй шәһәренең Үзәк мәдәният сарае, Приют поселогының мәдәният йорты, “Урал-Батыр” милли мәдәниятләр  үзәге иң зурларыннан санала. Моннан тыш,16 авылда мәдәният йортлары үз эшен башкара, 122 үзешчән халык иҗаты коллективлары милли традицияләрне ихтирам итүчеләрне сәламли!

Мәдәният турында – саннарда
Мәдәният турында – саннарда

* * *

Максим Горький исемендәге токымчылык заводының үзәк усадьбасында һәм Слакбаш авылында күпфункцияле клублар ачылды.

* * *

Бәләбәй районы һәм Бәләбәй шәһәренең үзәк биләмә китапханәсенең 23 структур бүлекчәсе бар. Китапханәләрдә балалар бүлекләре эшли. Өсән-Иваново авылында модельле китапханә ачылды.

* * *

Бәләбәй шәһәренең тарих-туган якны өйрәнү музеена дүрт структур бүлекчә буйсына – Сәнгать галереясе, Өсән-Иваново авылында Марина Цветаева музее, Слакбаш авылындагы мәгърифәтче, язучы, шагыйрьләр Константин Иванов һәм Яков Ухсай музейлары, Надеждин авылында Аксаковлар гаиләсе музее.

* * *

Бәләбәй шәһәренең 1нче санлы һәм Приют поселогының  2нче санлы балалар сәнгать мәктәпләре  булачак профессионалларны әзерлиләр. Балаларга  тәҗрибәле белгечләр югары дәрәҗәдә белем бирә. Музыканы яраткан һәркем иҗади атмосферага чума, концертлар һәм чыгышлар карый ала.

* * *

 “Кино дөньясы” кинотеатры үзебезнең һәм чит ил кинотасмаларын, мультфильмнарны, документаль фильмнарны карарга тәкъдим итә. Ике тамаша залы яңа технологияләр белән җиһазландырылган. Приют поселогының яңа заманча кинозалын да тамашачылар шулай ук югары бәяләде.

* * *

“Мирас” муниципаль мәдәният учреждениесе дүрт парк һәм “Ватанны саклаучыларга” мемориалын үз эченә ала. “Җырчы чишмәләр”, Бәләбәй шәһәренең Дан, Приют поселогының Дан, шәһәр мәдәният һәм ял парклары районыбыз кунакларының һәм җирле халыкның яраткан ял итү урыннарына әйләнде.

Шәһәр һәм район мәдәният учреждениеләрендә региональ һәм федераль милли проектлар кысаларында программалар гамәлгә ашырыла, алар арасында “Мәдәният” илкүләм проекты өстенлекле булып тора. Яшьләр чарага “Пушкин картасы” программасы ярдәмендә бушлай йөри.

Анна Лапина.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: