Барлык яңалыклар
Новости
25 апрель 2022, 15:55

Пенсия һәм башка түләүләр вакытыннан алда бирелә

Яз һәм Хезмәт бәйрәмен, шулай ук Җиңү көнен билгеләүгә бәйле майның тәүге ике эш атнасы кыска була. Шуңа күрә пенсияне һәм социаль түләүне Русия почтасы бүлекчәләрендә алучыларга акча алдарак – 3 майдан 7сенә тиклем китерелә, дип хәбәр иттеләр Хезмәт министрлыгыннан.

Пенсия һәм башка түләүләр вакытыннан алда бирелә
Пенсия һәм башка түләүләр вакытыннан алда бирелә

Бәйрәм көннәрендә акчаның кайсы көннәрдә түләнгәнен яшәгән урын буенча почта бүлекчәсендә белергә мөмкин.

«11 майдан социаль түләүләр гадәти графикка ярашлы таратыла», – дип белдерделәр Башкортстан Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтендә.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Яз һәм хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне уңаеннан биш көнлек эш атнасында быел 30 апрель, 1, 2, 3, 4 , шулай ук 7, 8, 9, 10 май ял һәм бәйрәм көннәре булып тора. Шул ук вакытта җомга 29 апрельдә һәм 6 майда эш көне кыскармый.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: