Барлык яңалыклар
Новости
26 апрель 2022, 15:35

Кайчан җылыту мизгеле тәмамлана?

Республикада җылыту мизгеленең кайчан тәмамланачагы билгеле булды.

Кайчан җылыту мизгеле тәмамлана?
Кайчан җылыту мизгеле тәмамлана?

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Алан Марзаев Республикага идарә итү үзәгендәге оператив киңәшмәдә агымдагы җылыту мизгелен тәмамлау хакында сөйләде.

«Тыштагы һава температурасын исәпкә алып, муниципаль берәмлек башлыкларының игътибарын Коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре нормаларына юнәлтәм: тышта һава температурасы биш тәүлек рәттән +8 градустан югары булса, муниципалитет җылыту мизгелен тәмамлау турында карар кабул итә. Күпфатирлы йорт милекчеләренең гомум җыелышы карары буенча, җылыту мизгеленең иртәрәк тәмамлануы ихтимал, моның өчен тиешле мөрәҗәгатьне һәм җыелыш протоколын идарә итүче компаниягә тапшырырга», – диде ул.

Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, хакимиятләрнең мәгълүматына караганда, район-шәһәрләрнең күпчелеге җылыту мизгелен – апрельдә, калганнары майда тәмамларга ниятли. 25 апрельгә Аскын, Борай, Ишембай, Мәләвез, Стәрлетамак районнары, Сибай һәм Стәрлетамак шәһәрләре җылыту мизгелен тәмамлау турындагы карар кабул иткән.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

 

Автор:
Читайте нас: