Бүгенге көндә килеп туган вазгыятьтә Башкортстан Республикасы битараф кала алмый. Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы халкына ярдәмгә өченче тапкыр җибәрелгән гуманитар ярдәм йөгенә күңел җылысы, теләктәшлек һәм бәләбәйлеләр баглаган зур өметләр дә кушылган иде.
Азык-төлек һәм кирәк-ярак товарлары төялгән автопоездны формалаштыру урынына Бәләбәй районыннан өч тоннадан артык йөк төялгән автомобиль җибәрелде. Учреждениеләр, предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр һәм аерым гражданнар Бәләбәй механикалаштыру һәм электрификацияләү көллиятендә урнашкан җыю урынына он, шикәр салынган капчыклар, үсемлек мае кебек азыклар алып килделәр.
– Без бүген читтә кала алмыйбыз! – ди йөк җибәрүдә шәхсән үзе дә катнашучы Бәләбәй МР хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев. – Бу юлы Бәләбәй районы гражданнары тарафыннан өч капчык шикәр һәм 41 капчык он, шулай ук 315 литр үсемлек мае җыелды, моннан тыш, Донбасс балаларына без беренче сыйныф укучылары өчен 70 данә уку-кирәк яраклары җыелмасы җибәрәбез, аларда һәр кечкенә укучыга кирәкле сыйфатлы канцелярия товарлары тупланган. Машинага азык-төлекне төяргә волонтер егетләр, көллият студентлары ярдәм итте.
Гуманитар йөкне әзерләүдә “Бердәм Русия” партиясенең җирле бүлеге дә катнашты. "Прогресс" күмәртәләп сату базасына партия кертемнәре рәвешендә җыелган акчаларга “Беренче сыйныф укучысына бүләк” канцелярия товарлары җыелмасына заказ бирелде. Һәр укучыга кирәкле әйберләр тутырылган 70 тартма Донбасска китте. 46 төрле канцелярия товарлары җыелмасының һәрберсе 1000 сум тора. Өстәвенә, база җитәкчелеге 10 500 сум күләмендә шактый зур ташлама ясаган, шул рәвешле Луганск һәм Донбасс балаларына дустанә бүләккә үз өлешен керткән.
– Безгә бу кешеләргә гуманитар һәм мораль ярдәм күрсәтергә кирәк, – дип саный БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Марат Шәфиков.
Гөлнара Мурзина.