Донбасска бишенче гуманитар конвой нәкъ менә шундый өй җылысы бөркеп торган символик әйберләрне алып барачак. 28 марттан 15 апрельгә кадәр “Бердәм Русия” партиясе инициативасы белән “Донбасска – китап” акциясе узды. Җыелган китаплар Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы китапханәләренә, качакларны вакытлыча урнаштыру пунктларына һәм балаларга тапшырылачак. Район кешеләренең акциядә ничек катнашулары турында үзәк китапханә директоры Ирина Кирьянова менә нәрсәләр сөйләде:
– Мәрхәмәтле бәләбәйлеләр китапханәгә балалар әдәбияты, танып белү һәм уку әсбабларыннан торган 1066 данә китап алып килде. Кайберәүләр Донбасс балаларына хат-теләкләр дә язып салган. Китап тутырылган тартмаларны җибәрер алдыннан МР хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев һәм БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Марат Шафиков акцияне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде. Депутатлар Сергей Лущиц, Ирина Кирьянова, Фидан Булатов, 1, 15, 17нче санлы урта мәктәп, мәктәп-интернат, Татар гимназиясе укучылары акциядә аеруча актив катнаштылар. Авыл мәктәпләре һәм Приют поселогы укучылары, Бәләбәй гуманитар-техник колледжы студентлары да бу изге эштән читтә калмады.
Китаплар җыю буенча Бәләбәй районы оешмалары һәм учреждениеләреннән “Мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт оешмаларының үзәкләштерелгән бухгалтериясе” учреждениесе, Туган якны өйрәнү музее, Сәнгать галереясе, сәнгать мәктәбе, “Урал-Батыр” милли мәдәниятләр үзәге, “Ровесник” яшьләр сәясәте үзәге, “Светлячок” балалар бакчалары коллективларын билгеләп үтәргә кирәк.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре үз акчаларына 9000 сумлык яңа китаплар сатып алды.
Приют район хастаханәсе хезмәткәрләре дә үз өлешен кертте. Алар канцелярия товарлары, балалар китаплары һәм йомшак уенчыклар сатып алганнар.
Бәләбәйлеләр Донбасс халкы өчен яшелчә орлыклары да җыйдылар. Бу эш өч көн дәвамында барды, әлеге вакыт эчендә 15 кг суган һәм 1500 кап яшелчә орлыклары тупланды .
Эшкуар Араз Абасгулиев Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Марат Шафиков белән берлектә гуманитар ярдәм җыюга саллы өлеш керттеләр. Алар 100 мең сумлык кием сатып алдылар.
Гөлнара Мурзина.