Башкортстанда туучыларны берләштерү, һәрьяклы элемтәләрне саклау, кече Ватанга ярдәм күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итү максатында “Атайсал – кече Ватан” проектын эшләтеп җибәрү буенча тәкъдим формалаштырылды.
Проектның максаты – фикердәшләрне, авылларның һәм шәһәрләрнең тормышына битараф булмаган кешеләрне хәйрия программаларын һәм проектларны гамәлгә ашыру өчен эзләүдән гыйбарәт.
Домен сыйфатында һәм порталның исеме башкорт халкының этнонимы буларак “Атайсал” кулланыла. Портал Башкортстанның дәүләт символларындагы башкорт орнаменты кулланып ясалган.
Хәйрия программаларының һәм конкрет торак пунктка бәйле проектларның интерактив картасы гамәлгә ашырылган. “Башкортстан Муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясе белән гражданнарның (проектта катнашучыларны) аралашу өчен бәйле мәсьәләләр барлыкка килгән очракта элемтә формасы эшләнгән.