Быел Ураза гаете 2 майга туры килә. Бу көнне хак мөселманнар изге Рамазан аеның тәмамлануын билгели.
Бәйрәм иртәнге сәгать 8дә Уфаның 21 мәчетендә күмәкләп дога кылудан башлана.
Хәвефсезлек һәм җәмәгать тәртибен саклау полиция, җәмәгать хәвефсезлеге үзәге көче белән тәэмин ителә. Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча ЮХХДИ идарәлеге бүлеге хезмәткәрләре мәчетләр янында юл хәрәкәте өчен җавап бирә, дип хәбәр иттеләр Уфа мэриясенең матбугат хезмәтеннән.
Медицина хезмәтләндерүе җәһәтеннән ашыгыч медицина ярдәме табибларының күчмә бригадасын резервка алу оештырыла.
Ураза бәйрәме көнендә намаз кылу өчен мәчетләр исемлеге – мэриянең сайтында.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.