Барлык яңалыклар
Новости
1 Май 2022, 17:00

Мәскәүдә бәйрәм намазы өч мәчеттә үтәчәк

Русия мөселманнарының Диния нәзарәте 2022 елның 2 маенда – Ураза гаете көнендә бәйрәм намазлары узачак Мәскәү мәчетләре исемлеген чыгарды. 

Мәскәүдә бәйрәм намазы өч мәчеттә үтәчәк
Мәскәүдә бәйрәм намазы өч мәчеттә үтәчәк

Бәйрәм намазы 07:00 сәгатьтә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә (Тынычлык проспекты, Выползов тыкрыгы, 7) башлана.

08:00 сәгатьтә Тарихи мәчеттә (Зур Татар урамы, 28 - 1).

6:30 сәгатьтә Поклонная тавындагы «Шухада» мемориаль мәчетендә (Минская урамы, 2Б).

Моннан тыш, Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте, Мәскәү өлкәсе хөкүмәте белән берлектә, Ураза гаетен бәйрәм итү өчен 40 мәйданчык тәкъдим итә. Чаралар 08:00 сәгатьтә башлана. Әлеге урыннарның адреслары белән Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында (www.dummo.ru) танышырга мөмкин.

Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: