+8 °С
Болытлы
Май аеның икенче яртысында җылыначак, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгына «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Евгений Тишковец.
«Салкын апрель май аена да салкын эстафетаны тапшырачак. Май бәйрәмнәрендә температура фоны тиешле нормадан өч-дүрт градуска түбәнрәк калачак. Төнлә һава температурасы нуль градуска кадәр җитәргә мөмкин. Көндез термометр баганалары плюс ун градус булачак», – дип сөйләде ул.
Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.