Барлык яңалыклар
Новости
2 Май 2022, 10:00

Ураза гаете бәйрәме белән котлыйбыз!

Изге Бәйрәм – Ураза Гаете мөбарәк булсын, дуслар,туганнар!

Ураза гаете бәйрәме белән котлыйбыз!
Ураза гаете бәйрәме белән котлыйбыз!

Аллаһы Тәгалә Рамадан аенда тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылып, күңелләребезне иман нуры белән баетсын, барчабызга да хәерле, имин тормышлар насыйп итсен, җаныбызга нур, күңелгә яктылык, саулык, йортка иминлек, ризыкка бәрәкәт бирсен! Барчабызга да сәламәтлек, бәхет һәм муллык насыйп итсен! Кылган догаларыбыз, теләгән теләкләребез кабул булып, дөньяларыбыз тыныч, табыннарыбыз мул, якын кешеләребез һәрчак янда булсын!

Көннәребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын! Әмин!

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: