Новости
3 Мая 2022, 06:55

Николай Басков белән Лев Лещенко килә

Уфада Җиңү көнендә Николай Басков һәм Лев Лещенко чыгыш ясый.

Добавить в предпочтительные источники Google
Николай Басков белән Лев Лещенко киләНиколай Басков белән Лев Лещенко килә
Николай Басков белән Лев Лещенко килә

9 майда Уфага бәйрәм программасында катнашу өчен Русия сәхнәсе йолдызлары килә. Ачык һавадагы бәйрәмдә Русиянең халык артисты Николай Басков һәм РСФСРның халык артисты Лев Лещенко чыгыш ясый.

«Торатау» конгресс-холы амфитеатры мәйданындагы концертта башкорт эстрадасы йолдызлары һәм иҗади коллективлары да катнаша. Программа кичке 7дә башлана. Чара сәгать 10да бәйрәм фейерверкы белән тәмамлана.

Концертка ветераннар, локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда катнашучылар, җәмәгать оешмалары вәкилләре, республика халкы һәм кунаклары чакырыла.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас