Барлык яңалыклар
Новости
4 Май 2022, 11:55

Башкортстанга туристлар агымы арта

Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Координация үзәгендә җәйге туристик мизгелгә әзерлек, номер фонды һәм Русия төбәкләрендә хезмәтләргә хакларны күзәтү буенча киңәшмә үткәрде. Ул шулай ук әлеге вакытта туристлар арасында популяр булган җиде төбәкне атады.

Башкортстанга туристлар агымы арта
Башкортстанга туристлар агымы арта

Вице-премьер сүзләренчә, популяр җиде төбәк исәбендә – Краснодар крае, Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Ставрополь крае, Мәскәү өлкәсе һәм Кырым. Татарстанда, Башкортстанда, Пермь һәм Алтай крайларында, Самар өлкәсендә туристлар агымының сизелерлек артуы күзәтелә.

Вице-премьер Туризм буенча федераль агентлыкка һәм Транспорт министрлыгына Русиянең барлык төбәкләрендә ял итү сыйфатын тәэмин итәргә кушты. Транспорт министрлыгына төбәкләр белән берлектә төп транспорт артерияләрендә хәвефсезлек мәсьәләләрен махсус контрольгә алырга, шулай ук бу мизгелдә туристлар агымы югары булган урыннарда юлларны төзекләндерүне планлаштырмаска киңәш ителә.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: