

Мәскәү вакыты белән 10.05 сәгатьтә Америка валютасы, 1,46 сум югалтып, 69,50 сумга калды. Евро исә 1,31 сумга арзанайды. Хәзер ул 73,34 сум тора.
Аналитиклар билгеләп үткәнчә, Русия валютасы май бәйрәмнәре арасында сәүдә активлашкан шартларда ныгуын дәвам итәргә мөмкин. Шуңа да карамастан, базардагы вазгыятькә АКШның Федераль резерв системасы утырышында (ул бүгенгә билгеләнгән) кабул ителәчәк карарлар йогынты ясый. Анда ставканы күтәрергә мөмкиннәр.
Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.