Барлык яңалыклар
Новости
4 Май 2022, 10:45

Льготалы ипотека алырга телисезме?

1 майдан Башкортстанда һәм тоташ илдә 12% алып 9% тиклем түбәнәйтелгән ставка буенча льготалы ипотека эшли башлый, дип хәбәр итте Русиянең Финанс министрлыгы.

Льготалы ипотека алырга телисезме?
Льготалы ипотека алырга телисезме?

Яңартылган дәүләт программасы 2022 елның азагынача гамәлдә була. Бюджеттан финанслау күләме 461 миллиард сумга бәяләнә.

Башкортстан һәм башка төбәкләр өчен кредитның максималь суммасы – 6 миллион сумга тиклем.

Хәтерегезгә төшерәбез, моннан алда Русия Президенты Владимир Путин льготалы ипотека ставкасын киметергә тәкъдим иткән иде.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: