Новости
5 Мая 2022, 12:45

165 меңнән күбрәк мөселман мәчеткә килгән

Мәскәү өлкәсендә яшәүче 165 мең мөселман Ураза гаете көнне 55 мәйданда бәйрәм намазында катнашты. Русия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.  

Добавить в предпочтительные источники Google
165 меңнән күбрәк мөселман  мәчеткә килгән165 меңнән күбрәк мөселман  мәчеткә килгән
165 меңнән күбрәк мөселман мәчеткә килгән

Әлеге урыннар Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте, төбәк хөкүмәте, шәһәр округлары администрацияләре, көч структуралары һәм профильле ведомстволарның координацияләнгән эше нәтиҗәсендә әзерләнде.

Ногинск Җәмигъ мәчете гадәттәгечә үзәк мәйданчык булды. Анда Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Рушан Аббясов дин кардәшләренә вәгазь белән мөрәҗәгать итте һәм бәйрәм намазы укыды. Дин тотучыларны бәйрәм белән котлап, Рушан хәзрәт мөфти шәех Равил Гайнетдин, Русия Президенты Владимир Путин һәм Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьевның язма котлауларын яңгыратты, диелә хәбәрдә.

Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас