Новости
5 Мая 2022, 05:20

Русия банкы төп ставканы төшерде

Русия банкының директорлар советы төп ставканы 17 проценттан 14 процентка тиклем төшерү турында карар кабул итте.

title
Русия банкы төп ставканы төшердеРусия банкы төп ставканы төшерде
Русия банкы төп ставканы төшерде

«Русия икътисады өчен тышкы шартлар катмарлы булып кала, икътисади эшмәкәрлекне нык чикли. Шул ук вакытта хак һәм финанс тотрыклыгы өчен хәвеф кимеде, бу төп ставканы төшерү өчен шартлар тудырды», – дип хәбәр ителә банкның Telegram-каналында.

Хәтерегезгә төшерәбез, бер айда икенче тапкыр шундый карар кабул ителде. Апрель башында планнан тыш утырышта банк ставканы 20 проценттан 17 процентка тиклем киметкән иде.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас