Барлык яңалыклар
Новости
6 Май 2022, 11:25

Торакка хак билгеле булды

2022 елның беренче кварталында Башкортстанда беренчел базарда торакның бер квадрат метрының уртача хакы 91,3 мең сумга җиткән, дип хәбәр итте республика статистиклары.

Торакка хак билгеле булды
Торакка хак билгеле булды

Хак үткән елның беренче кварталы белән чагыштырганда 7,8 процентка арткан. Ул вакытта яңа йортларда бер квадрат метр 71,8 мең сум торган.

Быел беренче кварталда икенчел торак  базарында бер квадрат метрның уртача хакы 77,8 мең сум тәшкил иткән (4,2 процентка күбрәк). Чагыштыру өчен: былтыр икенчел базарда бер «квадратның» уртача хакы 63,4 мең сум иде.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: