

«Гисметео» порталы мәгълүматлары буенча, 7 майда көннең аязлы-болытлы булуы көтелә. Термометр баганасы төнлә +3 градуска тиклем төшә, ә 7, 8 һәм 9 майда көндез +19 градускача җылы була.
10 һәм 11 майда һава торышы үзгәрә. Синоптиклар фаразынча, яңгыр явуы һәм +10 градуска тиклем салкынайтуы ихтимал.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.