Новости
7 Мая 2022, 12:00

Кызыклы очрашу

Бәләбәй Татар гимназиясендә Бөек Ватан сугышы ветераны Габдерәүф Гәрәев кунакта булды.

title
Кызыклы очрашуКызыклы очрашу
Кызыклы очрашу

Уку йортының актлар залында күренекле шәхес белән кызыклы очрашу булды, теләгән һәркем ветеранга үзенең соравын бирде.

Кичәнең икенче өлеше гимназия музеенда дәвам итте. Габдерәүф Сәләх улы монда үзе экскурсовод булды, укучыларга сугыш елы истәлекләрен сөйләде.

Кичәне оештыруга җаваплы 7Б сыйныфына (укытучылары Рәгинә Гомәрова) зур рәхмәт белдерделәр.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас