Новости
8 Мая 2022, 05:00

Хәтер – тере байлык

Башкортстан Республикасының тугыз зона үзәгендә 2022 елның 3 маеннан 8 маена кадәр “Хәтер җире” республика марафоны уздырыла. Марафон 1 май көнне Уфада Җиңү паркында куелган 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры М. Шәйморатов бюсты янында старт алды.

title
Хәтер – тере байлыкХәтер – тере байлык
Хәтер – тере байлык

Акция 9 майда Уфаның Совет мәйданында  Русия герое – генерал-майор Миңлегали Шәйморатовка булачак һәйкәлнең нигезенә республиканың бөтен районнарының Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориаллар, обелисклар, һәйкәлләр территориясеннән җыелган җир тутырылган  гильзаны салу тантанасы белән тәмамланачак.

3 майда җирне символик җыю тантанасы Бәләбәйдә, “Ватанны саклаучыларга” мемориалы территориясендә узды. Патриотик акциядә Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Марат Шафиков, Бәләбәй шәһәре хакимияте башлыгы Сәлим Гобәев, Хәрби комиссариатның Бәләбәй шәһәре, Ярмәкәй һәм Бәләбәй районнары буенча чакыру бүлеге башлыгы Сергей Федоров, Бәләбәй шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Александр Буйлов, тыл ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, хәрби-патриотик иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, волонтерлар һәм мәгариф оешмалары укучылары бар иде.

Чарада катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, һәлак булганнарны һәм бездән киткән Бөек Ватан сугышында катнашучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Бәләбәй районының “Ватанны саклаучыларга” мемориаль комплексыннан алынган бер уч җирне артабан тапшыру хокукы  Әфган сугышында катнашучы, “Сугышчан туганлык” оешмасының  Бәләбәй бүлекчәсе җитәкчесе Рим Баһмановка бирелде. Безнең яшь армиячеләр белән берлектә ул, марафонны дәвам итеп, 4 май көнне  Әлшәй районының Раевка авылында үткән тантанада бер уч Бәләбәй җире салынган касканы, алга таба Уфага җибәрү өчен, Әлшәй зонасы вәкилләренә тапшырды.

 “БХ” белешмәсе: Р.З. Баһманов – кече сержант, Т-62 танкы командиры, “Сугышчан хезмәтләре өчен”, «Сугышчы-интернационалистка рәхмәтле Әфган халкыннан”, “Хәрби хезмәттәге уңышлары өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

Светлана Шириня.

Елена Торгашова фотосы.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас