Хезмәт һәм социаль яклау министры дәүләт башлыгына балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бердәм системасын булдыру турында йөкләмә биргәне өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге программаны финанслау 1,2 триллион сум тәшкил итәчәк.
«Гомумән алганда, без бөтен системаны караячакбыз. Билгеле бер кыенлыклар, финанс авырлыклары кичергән гаиләләрдә тәрбияләнүче 10 миллионнан артык балага кагылачак дип бәялибез. Бу системага чыгымнарның гомуми күләме елына 1,2 триллион сум тәшкил итәчәк», – дип билгеләп үтте министр.
Котяков 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге 5 миллионнан артык баланың ата-аналары социаль түләүләр ала алачагына да игътибар юнәлтте. Бу максатларга 506 миллиард сум тирәсе акча тотылачак.
Министр шулай ук Русия лидерына социаль ярдәмнең барлык төп чараларын федераль дәрәҗәгә күчерү 2024 елга кадәр тәмамланачагын хәбәр итте.
«Моның өчен безгә ундүрткә якын федераль законга төзәтмәләр кертергә, мәгълүматлар банкларының җиде реестрын формалаштырырга кирәк», – дип ачыклык кертте Хезмәт министрлыгы җитәкчесе.
Владимир Путин якындагы елларда Русиядә балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен тулы бер система булдырырга кирәклеге турында әйтте.
Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.