«Майның тәүге декадасында Башкортстанда 20 урман янгыны теркәлгән. Җиде муниципаль районда ут чыгуга юл куелган. Урман янгыннары авылларга күчмәгән. Хәзерге вакытта янгыннар юк», – диде Фәрит Гомәров.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «уяу булырга кирәклеген» әйтте.
«Янгыннар булыр, моңа объектив һәм субъектив сәбәпләр бар. Коры яшеннәр дә, кешеләрнең җавапсызлыгы да. Безнең бурыч – янгынны вакытында ачыклап, сүндерү. Әгәр ярдәм, барыбызны да җәлеп итәргә кирәк икән, шунда ук хәбәр итегез, – диде Радий Хәбиров Фәрит Гомәровка, шулай ук муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итте. – Бер авылга да янгын барып җитмәскә тиеш, бу – сезнең шәхси җаваплылыгыгыз».
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.