Новости
12 Мая 2022, 07:10

Кардиология үзәгенә Ачык ишекләр көненә рәхим итегез

13 майда Республика кардиология үзәге халыкны Ачык ишекләр көненә чакыра.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кардиология үзәгенә Ачык  ишекләр көненә рәхим итегезКардиология үзәгенә Ачык  ишекләр көненә рәхим итегез
Кардиология үзәгенә Ачык ишекләр көненә рәхим итегез

Бу көндә кардиологтан консультация алырга, алдан язылмыйча һәм юнәлтмәсез  ЭКГ үтәргә мөмкин. Белгеч кичке сәгать  5тән 8гә тиклем кабул итә. Үзең белән паспорт һәм мотлак медицина страховкасы полисы булырга тиеш.

Хәтерегезгә төшерәбез, 11-13 майда Башкортстанда Халык сәламәтлеге көннәре үткәрелә, аны Сәламәтлек саклау министрлыгы булышлыгында Республика кардиология үзәге оештыра. Бу көннәрдә бушлай кан басымын үлчәтергә, кандагы шикәр кимәлен тикшертергә, ЭКГ һәм флюорография үтәргә, шулай ук төрле чараларда катнашырга мөмкин.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас