Барлык яңалыклар
Новости
14 Май 2022, 17:00

Театр ремонтка ябылмаячак

Уфа «Нур» татар дәүләт театры 1 июньнән ремонтка ябылу турындагы мәгълүматны кире какты.

Театр ремонтка ябылмаячак
Театр ремонтка ябылмаячак

«Әйе, җәй көне театр түбәсен ремонтлау эшләре планлаштырыла, әмма театрның иҗади эшендә бернинди үзгәрешләр дә каралмаган. Коллектив гадәти штатлы режимда эшләячәк. Июнь репертуары буенча спектакльләр театрның зур һәм кече залларында тәкъдим ителәчәк. 1-15 июньдә җәйге мәктәп лагерьлары вакытында балаларга әкиятләр күрсәтеләчәк», – диделәр театрның матбугат хезмәтендә.

Театрның 30нчы сезонын 23 июньдә ябу планлаштырылган. Бу көнне «Нур» театры артистлары Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясе премьерасын тәкъдим итәчәк.

Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: