Барлык яңалыклар
Новости
15 Май 2022, 10:50

Ике көн айнык булачакбыз

Башкортстанда май аенда ике көн хәмер сату тыела.

Ике көн айнык булачакбыз
Ике көн айнык булачакбыз

Башкортстанда Соңгы кыңгырау бәйрәменә арналган чараларны үткәрелгәндә алкоголь продукциясен ваклап сату тыела. Бу турыда Башкортстан Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел Соңгы кыңгырау тугызынчы классларга – 18 майда, ә унберенчеләргә 25 майда чыңлый.

«Башкортстан Республикасының 2007 елның 1 мартындагы 414нче законының 6.2 статьясына ярашлы, магазиннарда хәмер сату тыела», – дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: