Барлык яңалыклар
Новости
17 Май 2022, 10:50

Җәйге лагерьларда мәктәп яшендәге 400 меңгә якын бала ял итәчәк

Балаларның җәйге ялына багышланган брифинг барышында Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин саннар белән таныштырды.

Җәйге лагерьларда мәктәп яшендәге 400 меңгә якын бала ял итәчәк
Җәйге лагерьларда мәктәп яшендәге 400 меңгә якын бала ял итәчәк

Министр әйтүенчә, әгәр былтыр 1400дән артыграк  лагерь балаларны кабул итсә, быел аларның саны 1600гә җиткән. Шәһәр читендәге, хезмәт һәм ял, мәктәп яны лагерьларыннан тыш, палатка  лагерьлары да оештырыла. Җәйге чорда мәктәп яшендәге 400 меңгә якын баланы ял иттерү күзаллана.

Балалар лагерьларында эшләү өчен 25 мең хезмәткәр әзерләнгән.

Трансляцияне Республикага идарә итү үзәгенең һәм Башкортстан Хөкүмәтенең социаль челтәрләрендә карарга мөмкин.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: