Новости
18 Мая 2022, 05:30

Сабантуйлар үткәрү графигы расланды

Башкортстан Башлыгы 2022 елда «Сабантуй» халык бәйрәмен үткәрү турында Указга кул куйды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Сабантуйлар үткәрү графигы расландыСабантуйлар үткәрү графигы расланды
Сабантуйлар үткәрү графигы расланды

Документка ярашлы, республика хөкүмәтенә муниципаль районнар һәм шәһәр округлары белән берлектә Башкортстан Башлыгының «Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-2019) таралу хәвефенә бәйле «Югары әзерлек» режимын кертү турында» указы белән билгеләнгән үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәп, халык бәйрәмен оештырырга кирәк.

Радий Хәбиров үзенең указында сабантуйлар үткәрү графигын да раслады.

Тәүге сабантуй 27 майда – Зилаер районында, ә соңгылары 18 июньдә Бәләбәй, Бүздәк, Борай, Караидел, Ишембай, Стәрлетамак, Шаран районнарында оештырыла.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас