1922 елның 19 маенда ВЛКСМның 2нче бөтенрусия конференциясе бөтен җирдә пионер отрядларын төзү турында карар кабул итә. Шул көннән бирле 19 май СССРда Пионерлар туган көне буларак билгеләп үтелә. Колхозлашу, Бөек Ватан сугышы еллары, авыр сынау, көрәш, Бөек Җиңү... бу чорда яшь ленинчылар өлкәннәр белән беррәттән иген иккән, станок артларына баскан, корал тотып фашистларга каршы да барган. Герой пионерлар исемнәре алтын хәрефләр белән тарихка язылган. Без алар белән горурланып, аларга охшарга тырышып үстек. Пионерлар Бөек Җиңүне якынайту һәм сугыштан соң илебезне аякка бастыру өчен зур тырышлык күрсәткәннәр.
Пионер оешмасы инде юкка чыкса да, күпләр аны һаман сагынып искә ала. Чөнки кызыл галстукка бәйле хатирәләр күпләрне яшь чакларына алып кайта.