– Бәләбәй районында да барлык юллар тикшерелде, 1168 җитешсезлек булуы ачыкланды. Бәләбәй шәһәре “ДорРемСтрой” белгечләре асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләү катламын коруга керештеләр. Агымдагы атна ахырына кадәр “Стройтранспрогресс” җәмгыяте белгечлере Аксаков авыл советында чокыр ремонтына тотыначаклар, – дип хәбәр итте Бәләбәй муниципаль районы хакимиятенең капиталь төзелеш һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Зилә Советникова. – Шулай ук Бәләбәй районында Бәләбәй – Иске Семенкино – Канлы-Төркәй юлы участогында Өсән елгасы аша салынган күперне ремонтлау планлаштырылган. Дәүләт заказчысы булып Башкортстан Республикасының юл хуҗалыгы идарәсе тора. Бүгенге көндә әзерлек эшләре бара. Аны тәмамлау вакыты – 2022 елның 15 ноябре.
Муниципалитетларга коммуналь техника сатып алу мәсьәләсе оператив киңәшмәнең тагын бер мөһим пункты булды. 2022 елда бу максатлар өчен республика бюджетыннан 1,4 млрд. сум бүлеп бирелгән.
– Бәләбәй районында юлларны сыйфатлы чистартуны һәм төзекләндерүне тәэмин итүгә бер грейдер, бер фронталь төягеч һәм дүрт МТЗ-82 тракторын кайтарту планлаштырыла. Бүгенге көндә барлык позицияләр буенча аукцион процедуралары үткәрелде. Өстәмә рәвештә тагын бер МТЗ-82не сатып алу өчен документлар әзерләнә. Бу техника Бәләбәй, Приют, Знаменка, Максим-Горький, Өсән-Иваново һәм Ермолкино авыл советларына бүленәчәк, – дип сөйләде Бәләбәй муниципаль районы хакимиятенең ТКХ һәм табигатьне саклау бүлеге начальнигы Александр Волков.
Оператив киңәшмәдә Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев шәһәр һәм авыл җирлекләрендә контейнер мәйданчыкларының торышын контрольдә тоту айлыгын оештыру турында игълан итте.
Кыска вакыт эчендә идарәче компанияләр балалар өчен барлык уен мәйданчыкларының уен элементларын, җиһазларын һәм якын-тирә территорияләрен тикшерәчәкләр. Шулай ук тротуарларны ремонтлау һәм Травницкий урамында юл салу мәсьәләсе дә каралды.
– Агымдагы елда бүленгән финанслау кысаларында Ленин урамындагы 11нче санлы йорт һәм Войков урамы буенча (Интернациональ урамыннан Пионер урамына кадәр участок) тротуарларны ремонтлау планлаштырыла. Моннан тыш, Морозов урамындагы 6нчы йорт (башкорт гимназиясе-интернатына таба) янында автомобиль кую урыны да киңәйтеләчәк, – дип аңлаттылар хакимиятнең капиталь төзелеш һәм юл хуҗалыгы бүлегендә.
Светлана Соколова әзерләде.