Новости
21 Мая 2022, 12:35

Татьяна Тарасова Алинә Заһитованы 20 яшьлек юбилее белән котлады

Фигуралы шууда танылган тренер һәм комментатор Татьяна Тарасова Олимпия чемпионы Алинә Заһитованы туган көне белән котлады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Татьяна Тарасова Алинә Заһитованы 20 яшьлек юбилее белән котладыТатьяна Тарасова Алинә Заһитованы 20 яшьлек юбилее белән котлады
Татьяна Тарасова Алинә Заһитованы 20 яшьлек юбилее белән котлады

«Безнең кадерле чемпионессабыз! Сине күркәм юбилеең белән котлыйм! Син күп эш башкардың һәм хезмәт куйган эшеңдә тагын да күбрәк башкарырсың дип өметләнәм. Бәхетле бул! Яратып!» –  дип язган Тарасова социаль челтәрдәге аккаунтында.

Исегезгә төшерәбез, Алинә Заһитова – 2018 елда Пхенчхандагы Олимпия чемпионы. Татарстанда туган спортчының шулай ук дөнья, Европа һәм Русия чемпионы титуллары бар.

Алинә Заһитова Татьяна Тарасованың юбилеена багышланган гала-шоуда яңа программа белән чыгыш ясаган иде. Чара Мәскәүдә 15 апрельдә үтте.

Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас