Барлык яңалыклар
Новости
23 Май 2022, 11:50

«КАМАЗ» «Москвич» электромобильләрен җыячак

Мәскәүдәге элеккеге Renault автозаводында «КАМАЗ» Кытай автомобильләре җитештерүне җайга салачак. Ул JAC электромобиле булуы ихтимал.

«КАМАЗ» «Москвич» электромобильләрен җыячак
«КАМАЗ» «Москвич» электромобильләрен җыячак

Җитештерүне 2022 елның дүртенче кварталыннан да соңга калмыйча башлап җибәрергә ниятлиләр. Башта эчке янулы двигательләр куелган автомобильләр эшләп чыгарылса, соңыннан аларны электромобильләргә алыштырачаклар.

«КАМАЗ» Кытайның JAC автоконцерны белән сөйләшүләр алып бара инде. Мәскәү Хөкүмәте Кытайның башка автоҗитештерүчеләре белән дә хезмәттәшлек вариантларын карый.

Мәскәү Хөкүмәтенең Renault милкендә булган Мәскәү автозаводын үз карамагына алуы турында элегрәк хәбәр ителгән иде. Мәскәү мэры Сергей Собянин хәбәр иткәнчә, «Москвич» бренды астында автомобильләр җитештерүдә Чаллының «КАМАЗ» автогиганты ярдәм итәчәк.

Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: