Барлык яңалыклар
Новости
24 Май 2022, 15:30

Әлегә безгә маймыл чәчәк авыруы янамый

Роспотребнадзор маймыл чәчәк авыруының Русиягә керү ихтималы аз булуын белдерде.

Әлегә безгә маймыл чәчәк авыруы янамый
Әлегә безгә маймыл чәчәк авыруы янамый

«23 майга Русия Федерациясендә маймыл чәчәк авыруын йоктыру очраклары ачыкланмады.  Маймыл чәчәк авыруын Русиягә кертү ихтималы әлеге чир табылган күпчелек илләр белән авиаэлемтәне чикләү белән бәйле рәвештә түбән дип бәяләнә», – дип аңлаттылар ведомствода.

Роспотребнадзор белдерүенчә, Русиядә үткәрелгән чәчәк авыруына каршы киң җәелдерелгән вакцинация иммунлы зур катлам булдырган. Бу исә, маймыл чәчәк авыруы таралу ихтималын шактый киметәчәк яки авыруны җиңелрәк уздырырга ярдәм итәчәк.

Белгечләр аңлатуынча, Русиядә маймыл чәчәк авыруы һәм башка ортопоксивирусларны ачыклау өчен реагентларның җитәрлек запасы бар.

Шулай ук ведомство әлеге инфекциягә карата эндемик булган илләргә баручы русиялеләргә хайваннар белән элемтәгә кермәскә киңәш итә, чөнки аларда вирус булырга мөмкин. Бигрәк тә кимерүчеләр һәм приматлар турында сүз бара.

«Конго Демократик Республикасына, Конго Республикасына, Камерун, Үзәк Африка Республикасына, Нигериягә, Кот-Д  Ивуар, Либериягә, Сьерра-Леонга, Габон һәм Көньяк Судан Республикасына баручыларга аеруча игътибарлы булырга кирәк», – дип белдерде ведомствоның матбугат хезмәте.

Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: