«Без башкача Торатау биләмәсендә сабантуй үткәрмибез. 60 мең кеше килә, бөтен җирне таптап бетәләр. Чынында исә бу – безнең хәзинә. Бу тагы сапсаннарның оя кора торган урыны, алар зур стресс кичерә. Торатауны чаралар үткәрү урыны буларак сызып ташлыйбыз», – диде республика җитәкчесе һәм туристлар өчен бөтен шартлар булдырырга кушты.
Радий Хәбиров мәдәният министрына Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте белән берлектә күмәк халык катнашлыгындагы чаралар оештыру өчен яңа урын табу бурычын кушты.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.