

2022 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе ковидка тиклемге вакыттагы кебек оештырыла. Аттестат алу өчен унберенчеләр рус теленнән һәм математикадан сынау тота (югары уку йортына керергә җыенмаса да).
Дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры – 26 майдан 2 июльгә тиклем, өстәмә чор – 5 -20 сентябрьдә. Быел төп чорда 156 имтихан кабул итү пункты эшли. Имтиханнарда 17 545 унберенче класс укучысы катнашырга җыена. Бердәм дәүләт имтиханында катнашучылар арасында иң популяр фәннәр – профильле математика һәм җәмгыятьне өйрәнү. Информатика һәм ИКТ, биология, физика, химия, тарихка да кызыксыну югары.
2022 елда тугызынчыларның дәүләт йомгаклау аттестациясе дә гадәттәгечә үткәрелә. Чыгарылыш укучылары аттестат алу өчен дүрт имтихан бирә: рус теленнән, математикадан, ә ике фәнне үзе сайлый. Башкортстанда дәүләт йомгаклау аттестациясен 42 411 укучы тапшырырга әзерләнә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.