Барлык яңалыклар
Новости
27 Май 2022, 14:20

Чәчү мәйданы арттырылды

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, республикада  планлаштырылган 425,5 мең гектарның 350 мең гектарына диярлек майлы культуралар чәчелгән.

Чәчү мәйданы арттырылды
Чәчү мәйданы арттырылды

Аграр ведомстводан хәбәр итүләренчә, быел майлы культураларга 2021 елга караганда 47 гектарга күбрәк җир бүленгән.

«Көнбагыш чәчүлекләр структурасында төп өлешне алып тора. Әле ул планлаштырылган 296 мең гектарның 247 меңен биләй. Быел 31 мең гектарда рапс чәчелгән. Җитеннең мәйданы 55 мең гектардан арткан. Төбәк аграрийлары соя да чәчә, аларның мәйданы 10,6 мең гектарга җиткән», – дип белдерделәр Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: