Быел 67 предприятиенең 118 продукциясе һәм хезмәтләр төре «Башкортстанның иң яхшы товарлары» конкурсында җиңүче исеменә лаек булды һәм үз продукциясен аның логотибы белән билгеләү хокугына ия булды. Төбәк этабын уңышлы үткәннәрнең федераль дәрәҗәдә үзләрен таныту мөмкинлеге бар.
«Русиянең иң яхшы товарлары» федераль программасының 25 ел эшләү чорында республикабыз предприятиеләре төбәк һәм федераль этапларда 4 меңгә якын товар һәм хезмәт күрсәтте.
2021 елда 60 предприятие төбәк этабында җиңеп чыкты, аларның 43е «Русиянең иң яхшы 100 товары» программасы дипломнары һәм конкурсның югары наградалары белән бүләкләнде: Республика кардиология үзәге – «Сыйфат лидеры» призына, «Салават» ательесы «Халык кәсебе» бүләгенә лаек булды. Продукция һәм хезмәтләрнең 4 төре «Алтын йөз товар»га керде, алар Русия Федерациясендә иң яхшыларның яхшысы дип танылды.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.