

«Теплица хуҗалыгы, бакчалар, туңдыру, сублимация – боларның барсы да безгә билгеле бер адымнар ясарга мөмкинлек биргән яңалык ул. Башкортстанда соклар җитештерү заводын ачу турында сөйләшеп килешелгән. Үзбәкстандагы коллегаларыбыз очрашуда шундый ният белән чыгыш ясады», – дип билгеләде Рөстәм Моратов.
Үзбәкстан, шулай ук, бәрәңге үстерү буенча хезмәттәшлек белән кызыксына, чөнки җирнең үзенчәлекләре аларга моны эшләргә мөмкинлек бирми, дип өстәде ул.
«Үзбәкстанның чипсы җитештерү белән шөгыльләнгән компаниясе белән дә сөйләшеп килешелгән. Шулай ук шикәр чөгендерен җитештерү, эшкәртү һәм үстерү планнары бар», – диде Рөстәм Моратов.
Моннан тыш, Башкортстан мамык эшкәртү буенча берлектәге производство булдыру мөмкинлеген дә карый.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.