Барлык яңалыклар
Новости
1 июнь 2022, 16:01

Моннан соң – зәңгәр ягулык белән генә!

Веселая Роща авылының Юл урамындагы тәүге ике йортка газүткәргеч тоташтырдылар.

Моннан соң – зәңгәр ягулык белән генә!
Моннан соң – зәңгәр ягулык белән генә!

Мондый мөмкинлеккә Русия төбәкләренә газ кертүне төгәлләү программасы аркасында ирешеп булды. “Газпром газораспределение Уфа” акционерлар җәмгыятенең Бәләбәйдәге филиалы көче белән 765 метр газүткәргеч салынды. Ниһаять, көтелгән көн җитте: слесарьлар Роман Новгородов белән Павел Лапшин әлеге җәмгыятьнең Бәләбәйдәге филиалы баш инженеры Эдуард Гомәров һәм Бәләбәй комлекслы хезмәт начальнигы Виктор Почуев  белән бергә опрессовка үткәрделәр, өйдәге газ корылмаларын тикшерделәр. Мондый эшләр тәмамлангач, торбага зәңгәр ягулык җибәрделәр. Өй хуҗабикәсе Ольга Николаевна, шатлыгын яшермичә, плитәгә чәйнүк куеп җибәрде.

Ольга белән Марат Хәбибуллиннар бу көнне 7 ел көткәннәр. Газ үткәрергә әллә кайчан заявка биргән булганнар, йортларын салып беткәч тә. Моңа кадәр өйләрен электр ярдәмендә җылытканнар, ә бу бик кыйммәткә төшә. Тагын да уңайлырак яшәү хыялы президент  указы аркасында гамәлгә ашкан.

Шушы ук көнне аларның күршеләре Мастеровойлар йортын да газ торбасына тоташтырдылар. Авыл кешеләренең шатлыгын уртаклашырга Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев та килде.

 – Узган ел  без газүткәргеч төзү буенча ике проект эшләдек. Хөкүмәт тарафыннан Газ кертүне төгәлләү программасы кабул ителгәннән соң Бәләбәй районы актив рәвештә әлеге проектка кушылды. Хәзер Веселая Рощада беренче проектны эшләп бетерәбез, ә июньдә Новониколаевкада Урман урамында газүткәргеч төзи башлыйбыз. Монда кешеләргә яшәве рәхәт: тирә якта хозур табигать, шәһәр якында гына, – диде Азат Альверт улы.

Исегезгә төшерәбез, Веселая Рощадан башка, безнең районда әлеге программа нигезендә газ бүлү челтәрләрен Новониколаевка, Мочилки, Парафеевка, Чәрмәсән авылларында, Глуховская станциясе авылында һәм Бәләбәй шәһәренең Надежда микрорайонында төзү планлаштырыла.

Зөлфия Гарифулина.

Моннан соң – зәңгәр ягулык белән генә!
Моннан соң – зәңгәр ягулык белән генә!
Моннан соң – зәңгәр ягулык белән генә!
Моннан соң – зәңгәр ягулык белән генә!
Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: