

Пенсия фонды эшләмәүче пенсионерларга 1 июньнән индексацияләнгән түләүләрне күчерә башлады. Бүгенге көннән барлык пенсионерларга акчалар почта бүлекчәләре һәм банклар аша арттырылган күләмдә бирелә. Индексация автомат рәвештә эшләнә, Пенсия фондына түләүләр арттыру өчен шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Русия Пенсия фонды шул турыда хәбәр итте.
Индексация 35 миллион эшләмәүче пенсионерның түләүләренә ясалды. Аларның пенсияләре уртача 1 760 сумга арткан. Арттырылганнан соң, эшләмәүче русиялеләргә уртача түләү күләме аена 19 360 сумга җиткән.
Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.