Барлык яңалыклар
Новости
6 июнь 2022, 17:15

Заводның исеме үзгәртелгән

Франциянең Renault компаниясенең Русия хакимиятенә май аенда сатылган башкала автомобиль заводы рәсми рәвештә «Москвич» дип атала. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Заводның исеме үзгәртелгән
Заводның исеме үзгәртелгән

3 июньдә юридик затларның Бердәм дәүләт реестрындагы язмаларда предприятиенең яңа җитәкчесе Мәскәү транспорт департаменты башлыгы урынбасары Дмитрий Пронин булуы әйтелә, ә компаниянең икенче хуҗасы – «Технологияләр үсеше үзәге» ҖЧҖ. «Зеленоград» махсус икътисади зонасы» АҖ аша аны Мәскәүнең милек департаменты контрольдә тота.

Renault француз компаниясе март аенда Русия территориясендә эшчәнлеген туктатырга карар кылды. Шуннан соң РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы аның барлык Русия активлары дәүләт һәм Мәскәү Хөкүмәте милкенә күчәчәк, дип белдерде.

Башкала хакимияте Renault милкендә булган Мәскәү автозаводын үзенә алды. Мәскәү мэры Сергей Собянин «Москвич» бренды белән машиналар чыгаруда Чаллыдан КАМАЗ ярдәм итәчәген әйтте. ММЧ мәгълүматларына караганда, анда Кытай автомобильләре җитештереләчәк.

Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: