Новости
8 Июня 2022, 05:50

Кадетлар слетка җыелды

Кандракүлдә  чик сагы юнәлешендәге кадетлар классларының республика җыены узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кадетлар слетка җыелдыКадетлар слетка җыелды
Кадетлар слетка җыелды

"Мәгариф" илкүләм проекты  чикләрендә,  республиканың  төрле төбәкләрендә кадет классларында белем алучылар  РФ Дәүләт иминлеге органнары оешуга 105 ел тулуга багышланган чик  сагы юнәлешендәге кадетлар Туймазы районына слетка җыелды .

Туймазы районында  кадетлар хәрәкәтенең мөһимлеген һәм кирәклеген   яхшы  аңлыйлар. Балаларны һәм яшүсмерләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә игътибар зур.  

2011 елда Серафимовка  авылында чик  сагы  кадет  классы булдырылды.

Алар үз сафларына укуларында бик яхшы уңышларга ирешкән, төбәк һәм Бөтенрусия патриотик акцияләрендә, хәрби-спорт спартакиадаларында актив катнашкан, югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтүче, дәрәҗәле конкурсларда бүләкләр яулаган кыю, энергияле, талантлы яшүсмерләрне берләштерделәр.

Бүгенге көндә кадет классларында 57 кадет белем ала.

– Туймазы кадетлары һәрвакыт ширкәт, Хәрби туганлык һәм патриотизм идеалларын кадерләп торыр, ата-бабаларының батыр буыны-иҗат итүчеләр һәм җиңүчеләр  хәтеренә лаек булыр дип ышанам, – дип билгеләде  Туймазы районы хакимияте  башлыгы Айдар Суфиянов.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас