Башкортстанда яшәүчеләрне бәләкәй дала һәм тау елгаларында су кимәленең күтәрелү ихтималлыгы турында искәртәләр. Мәсәлән, Стәрлетамак янында Агыйдел елгасы – 10 сантиметрга, Уфа янында 8 сантиметрга арткан.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 9 июнь иртәсенә биләмәләрне су баскан дигән яңа хәбәрләр килмәгән. Уфаның Дим районында яңгыр сулары басуның ике очрагы контрольдә тотыла.
Синоптиклар мәгълүматы буенча, алдагы өч көндә республикада һава торышы әллә ни үзгәрми. Яңгыр явуы (төнлә урыны белән көчле), көндез аерым районнарда яшен, боз-борчак көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +7, +12, көндез +13, +22 градус.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.