Барлык яңалыклар
Новости
9 июнь 2022, 16:35

Яшәсен «коры закон»

Башкортстанның ике авылы үзләрендә «коры закон» кертә.

Яшәсен «коры закон»
Яшәсен «коры закон»

Көергәзе районы Якшәмбәт һәм Якут авылларында аракы сату бөтенләй тыела, дип хәбәр итте парламентның матбугат хезмәте.

Июньдә язгы сессиянең йомгаклау утырышында Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары тиешле закон кабул итәргә җыена.

– Закон проектлары парламентка республиканың Көергәзе районы Советы тарафыннан кертелде, – дип хәбәр итте Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев. – Әмма тәүдә «коры закон» турында карар авылларда – гражданнарның гомум җыелышында күпчелек тавыш белән кабул ителде. Спиртлы эчемлекләр  сатуны тыю аны куллануны киметергә, шуның нәтиҗәсендә үлем кимәлен киметергә, гомер озынлыгын арттырырга, демографик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирер иде, дип исәпли халык.

– Гражданнарның үз биләмәсендә алкоголь сатуны тыярга хокугы бар. Әмма шул ук вакытта «коры закон»ның панацея һәм бөтен проблемаларны хәл итү түгеллеген аңлау мөһим, – дип билгеләде Константин Толкачев. – Бу сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру юлында бер адым гына. Шушы эшне бөтен республика күләмендә дә, муниципаль берәмлек хакимиятләре кимәлендә дә дәвам итәргә кирәк.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: