

Юл хакының 50 процентына тиклемен компенсацияләү программасы буенча балалар лагерьларына юлламалар сату 15 июньдә тәмамлана, дип хәбәр иттеләр Туризм буенча федераль агентлыктан.
«Җәйгә юлламаларның күбесе сатылган, шуңа күрә бер атнадан, ягъни 15 июньнән программа буенча юлламалар сатуны туктатабыз», – диде Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) башлыгы Зарина Догузова.
Быел балалар өчен кешбэк белән юллама сатып алган Русия гражданнарының саны 2021 ел белән чагыштырганда икеләтә арткан, дип өстәде ул. Зарина Догузова сүзләренчә, программада катнашкан лагерьлар 90 проценттан артыгы тулган, май азагына, июнь башына тиклем программа буенча 550 меңнән артык путевка сатып алынган. Быел программада лагерьлар 1,5 тапкырга күбрәк – якынча 2,1 мең оешма (бу илдәге барлык балалар лагерьларының 80 проценты) катнаша.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.