Киләсе эш атнасы кыска була. Дүшәмбе, 13 июньдә, русиялеләрне өстәмә ял көне көтә, дип белдерделәр Башкортстанның Дәүләт хезмәт инспекциясендә.
Ел саен 12 июньдә билгеләнгән Русия көне эшләмәгән бәйрәм көне булып исәпләнә. Быел ул якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ял дүшәмбегә күчерелә.
«Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 11, 12 һәм 13 июнь – ял көннәре. Җомга, 10 июньдә, эш көне кыскартылмый, – дип билгеләделәр Башкортстанның Дәүләт хезмәт инспекциясендә. – Еллык түләүле отпуск биргәндә 12 июнь отпускының календарь көннәре исәбенә кертелми».
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.