

Синоптик сүзләренчә, алдагы озын ялларда кулчатырлар һәм резина итекләр турында онытырга ярамый, чөнки җылы һәм коры һава торышы көтелми.
«Күпчелек районнарда кыска вакытлы, урыны белән яшенле яңгырлар саклана. Җил төньяк-көнбатыштан, кискен. Һава температурасы төнлә +8, +13, көндез аязганда +17, +22 градус. 12 июньдә, салкын була: һава температурасы төнлә +7, +12 градускача түбәнәя, көндез +14, +19 градус булуы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр. Ә 14 июньнән көннәрнең +25 градуска тиклем җылытуы көтелә, явым-төшем кими», – дип сөйләде ул «Русия 24. Башкортстан» телеканалы эфирында.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.