Новости
14 Июня 2022, 04:55

Укытучылар һәм педагоглар өчен яхшы яңалык

Депутатлар Русия  укытучыларын артык отчет бирүдән азат итәргә ниятли.

Добавить в предпочтительные источники Google
Укытучылар һәм педагоглар өчен яхшы яңалыкУкытучылар һәм педагоглар өчен яхшы яңалык
Укытучылар һәм педагоглар өчен яхшы яңалык

Чираттагы пленар утырышта Дәүләт Думасы беренче укуда укытучыларга бюрократик йөкләмәне киметү турында закон проектын кабул итте.

Документта Русия Мәгариф министрлыгын мәктәп тапшырган отчет документларының төгәл исемлеген расларга мәҗбүр иткән нормалар әзерләргә тәкъдим ителә. Бу педагогларга игътибарын мәктәп укучыларына белем һәм тәрбия бирүгә юнәлтергә мөмкинлек бирергә тиеш.

Төзәтмәләр «Русия Федерациясендә мәгариф турында»гы законга кертелә.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас