

Башкортстан Республикасының югары уку йортларына кабул итү кампаниясе 20 июньдә башлана һәм 27 июльгә тиклем дәвам итә. Русия вузларында һәм аларның филиалларында кабул итү кампаниясе шул ук вакытта оештырыла. Русиядә бюджет урыннары бөтен җирдә дә арттырылды, аларның 73 проценты төбәк вузларына бирелә. Чыгарылыш укучыларының 64 проценттан артыгы бюджет урыннарына укырга керергә мөмкин, барлыгы 588 044 урын бар.
Мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова сүзләренчә, 2022/2023 уку елында Башкортстан вузлары 13 465 бюджет урынына абитуриентлар кабул итә (бакалавриат, специалитет һәм магистратура).
«Инженер, педагог һөнәрләре буенча урыннар күп», – дип өстәде ул.
Русия Федерациясендә дә күпчелек бюджет урыннары инженер, педагогия һәм медицина һөнәрләренә бүленгән. Хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко билгеләвенчә, сентябрьдән инженер һөнәренә 245 меңгә якын кеше укый башлый, педагогия буенча 75 меңнән артык урын каралган. Җәмгыять һәм медицина фәннәреннән – 68 меңнән артык һәм 54,7 мең урын.
«Быел абитуриентлар документларын шәхсән, почта аша һәм университетның сайтында яки «Вузга онлайн укырга керү» суперсервисында электрон формада бирергә мөмкин», – дип өстәде Чернышенко.
Санап үтелгән һөнәр вәкилләре импортны алмаштыруны тизләтү һәм илнең нәтиҗәле социаль-икътисади үсеше өчен кирәк.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.